Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исереп җәнҗал чыгарган

Тәтештә үтерү белән янаган өчен хөкем карары чыгарылган.

Гадәти табын кунакның кинәт ярсып китүе аркасында чак кына фаҗига белән тәмамланмаган. 

Тәтеш район прокуратурасы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, җинаять эше кузгатуга сәбәпче булган вакыйга узган елның ноябрь ахырында килеп чыккан.
Танышлар җыелган төр­кем  спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда төн уртасында фатир ишеген шакыганнар. Бусагада бик нык исерек хәлдәге ир-ат пәйда булган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, кунак бусагадан ук үзен ярсу итеп тота башлаган. Ул шунда булучының берсе янына килеп, аның муенына җыелмалы пычак терәгән һәм үтерү белән яный башлаган. Зыян күрүче, чакырылмаган кунакның нияте чиктән тыш җитди булуын аңлап, читкә тайпылырга тырышкан, әмма һөҗүмче аңа берничә җәрәхәт ясарга өлгергән.

Зыян күрүче ярсу кеше­нең кулыннан пычакны бәреп төшерә алганнан соң да, низаг туктамаган. Һөҗүм итүче ир-атны куллары һәм аяклары белән кыйный башлаган, аңа ким дигәндә егерме тапкыр суккан. Зыян күрүче аяк киемнәрен дә кимәгән һәм җиңел өс киеменнән генә килеш фатирдан подъездга чыгып кача алган.

Җинаятьче үзенең корбаны артыннан баскыч мәйданчыклары буйлап куган һәм аны кыйнавын дәвам иткән. Зыян күрүче күрше йортка кереп качкан, анда яшәүчеләр ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Табиблар ир-атның башында, ботында киселгән җәрәхәтләр һәм күпсанлы күгәргән урыннар булуын теркәгән.
Суд утырышы вакытында һөҗүм итүченең 33 яшьлек җирле кеше, аның өченче төркем инвалидлыгы булуы ачыкланган. Сәламәтлек торышына карамастан, ул моңа кадәр дә җитди җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган булган: элегрәк ул урлашкан һәм кыйнаган өчен колониядә җәза хөкеме үтәгән. Моннан тыш, ир-атның ике баласына карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүе дә билгеле булган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, килеп чыккан хәлне бик нык исерек булу сәбәпле бөтенләй диярлек хәтерләмәвен әйткән.
Суд һөҗүм итүченең гамәлләрен РФ җинаять Кодексының ике маддәсе: “Үтерү белән янау” һәм “Корал кулланып сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү” буенча квалификацияләгән. 

Кабат җинаять кылу һәм гамәлләрен исерек хәлдә кылу кебек җаваплылыкны көчәйтә торган шартлар булуга карамастан, суд гаебен тануны һәм тикшерүгә актив рәвештә ярдәм итүне исәпкә алган.

Ир-ат гаепле дип танылган. Аңа 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. РФ җинаять Кодексының 73нче маддәсе нигезендә ул 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә җәзага хөкем ителгән. 

Хөкем ителүчегә төнге вакытларда өйдән чыгып йөрү һәм күзәтчелек органнарына хәбәр итмичә яшәү урынын үзгәртү ­тыелган.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев