Гаҗәп бу шәһәр халкы. Эштән кайталар да, ашап-эчеп алгач, йомшак кәнәфигә кырын ятып телик карыйлар, кыштыр-кыштыр гәҗит актаралар.
Башка йомыш-эшләре беткән: сыер савасы, терлек карыйсы да, кар көрисе, су китерәсе дә юк шул аларның. Бар белгәннәре шул телик та, ниндидер серле видик. Әйләндерәләр генә шуны. Кызыктыр инде, күрәсең. Әби дә караштыра татарчасын.
Көннәрдән бер көнне Бибинур әби түзмәде, күңелендә озак йозаклап йөрткәнен төрттереп куйды улы белән килененә:
– Карап-багып торамторам да, мин сезгә шаккатам: ничектер, чит кешеләрдәй яшисездер кебек сез, сөйләшмисез дә, тарткалашмыйсыз да. Кызыксыздыр болай?
Габделхак белән Хәдичә кыенсынып калдылар. Бер-берсенә карап, кызарышып та алдылар.
– Юкны бушка алыштырып сүз боткасы ясаудан ни мәгънә? – дип очламакчы булды малае.
– Шөкер, тормышыбыз бөтен, – дип куәтләде аны килене. – Менә хезмәт хакын да вакытында бирә барсалар, бөтенләй түгәрәк булыр иде.
Әни кеше килешмәде, җае чыкканнан файдаланып, әйтеп калырга ашыккандай өстәп куйды:
– Дөнья хозурлыгы малда гына мени? Серләшеп-көйләшеп, пар сандугачтай яши белергә дә кирәк. Без әтиегез Газизҗан белән арыган-ялчыган чакларда да сөйләшеп, чөкердәшеп туя алмый идек. Адәм баласына җан җылысы да кирәк бит. Кызыгыз шуңарга сөенеп, куанып, канатланып үссен диюем.
– Әбекәй хаклы, – дип сүзгә кушылды Мәдинәкәй. – Ипи-тоз гына кешене ризыкландырмый, җан азыгы да зарур шул.
Килене белән улына күңелсез булып китсә дә алар каршы килмәделәр.
Бәхәскә Хәдичә нокта куйды:
– Дөрес сүзгә җавап юк дигәннән, Габделхак, безгә бу сабак булсын.
Рәхим ГАБДРАХМАНОВ, Тәтеш (Дәвамы бар)
Нет комментариев