Бу көн — шатлык һәм шул ук вакытта күз яшьләре бәйрәме.
Кече Әтрәч мәдәният йортында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы узды.
- Җиңү көнендә яңгыраган җырлар, шигырьләр һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Бу көн — шатлык һәм шул ук вакытта күз яшьләре бәйрәме. Без сугыш кырларында калганнарны сагынып искә алабыз, исәннәргә саулык-сәламәтлек телибез. Килгән һәр кунагыбызга, актив катнашкан үзешчәннәребезгә зур рәхмәт! - диде Нияз Якупов.
Нет комментариев