Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Машина йөртә алмаячак

ТР Тәтеш районының 1нче санлы суд участогында район кешесе Кильгановка карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

2026 елның 21 февралендә иртә таңнан Тәтештә җиңел автомобиль йөртүче Кильганов, хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, исерек килеш транспорт белән идарә иткән. 

Әлеге хәл Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу дип бәяләнгән. Карар чыгарганда суд кылган хокук бозуның торышын һәм шартларын, ­хокук бозучының шәхесе турындагы мәгълүматларны, шулай ук аның гаилә хәлен һәм милеген игътибарга алган. Нәтиҗәдә гражданин Кильгановка карата 45 000 сум күләмендә штраф һәм бер да ел алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләнгән.

Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматлары буенча

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев