Эльвина Фәткуллина: – Гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлаган яраткан укытучыбыз Хәлиуллова Гөлсем Әхмәт кызы барлык күркәм сыйфатларга ия. Ул ягымлы, һәр баланы ихластан аңлавы, гадел һәм сабыр булуы белән күңелләребезгә ачкыч тапты. Дәресләрне аңлаешлы, мавыктыргыч итеп алып бара. Безне яхшылыкны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, фикерләү сәләтен үстерергә өйрәтте. Мин остазымны чын йөрәктән хөрмәт итәм.
Самира Юнысова:
– Минем яраткан остазым – ул беренче укытучым һәм сыйныф җитәкчем Гөлсем апа Хәлиуллова. Ул мине укырга, язарга, санарга өйрәтте, төрле кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Елдан-ел белемем арта барды. Хәзер инде авыр биремнәрне дә чишә алам. Боларның барысын да миңа укытучым өйрәтте. Мөлаем укытучым минем өчен бик кадерле.
Илсөя Хәмитова:
– Мәктәпкә тәүге тапкыр аяк баскач, беренче укытучым Гөлсем Әхмәт кызының безне елмаеп каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бик әйбәт укытучы. Аның дәресләрендә һәрчак күңелле. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Тәнәфескә кыңгырау шалтырагач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми. Мин беренче остазымны бик яратам.
Илназ Зафаров:
– Һәр кешенең үзе яраткан фәне, укытучысы бар. Мин физкультураны яратам. Елена Юрьевна – минем яраткан мөгаллимәм. Ул көләч йөзле, киң күңелле, үз хезмәтенең остасы. Аның дәресләренә мин шатланып барам.
сәүдә ноктасына сөенәләр
Районда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.
Нет комментариев