Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Тарханда яһүди полковнигы яшәгән

Якташыбыз, татар галиме, ТССРның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр докторы, профессор, тумышы белән Олы Тарханнан Әнәс Җомагыловтан тарихи вакыйгаларга кагылышлы хат алдык.

(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

–     Абыйларымның олысы Фаиз, уртанчысы Харис әйтүенчә, Фин сугышы башланганчы безнең өйгә авыл Советы аркылы Ленинградтан полковник гаиләсен (хатыны, кызы, улы) яшәргә керткәннәр, – дип яза Әнәс Хафиз улы. – Әтиебез ул чакта күрше авылдагы икенче хатынында яшәгән, ә эшкә Олы Тарханга йөргән. Миңа хәзер 85 яшь тулды. Минем бишектә ике елга якын үскән малай кем икән? Алар нишләп Тарханга килгәннәр? Кайчан Тарханда һәм Тәтештә урам исемнәре яһүди кешесе Яков Свердловка (соңгысында Тархан урамы) бирелгән? Башка сораулар да килеп туа. Бәлкем аларның туганнары бардыр? Исән-сау яшәп яталардыр? Шушы сорауларга җавап табасы иде. Әле тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә, мин аларга “полковникның үзенең флагын” бүләк итеп кайтарыр идем. Аның тарихы болайрак. Харис абый өебезне үз исеменә күчергәч, сарайларны төзәтүне келәттән (амбардан) башлады. Келәт астыннан кечерәк кенә тимердән ясалган бер флаг килеп чыкты. Бу полковникның флагыдыр дип, кырыйга алып куйдык. Бу хәлгә җиде ел вакыт үтте. Абыйсы вафатына дүрт ел булды. Бәлкем ул полковник Сталин репрессиясеннән куркып, яшереп тоткандыр ул кечкенә флагны? Әгәр шулай булып чыкса, мин аны яһүди халкының милләтпәрвәре, дип саныйм. Сугышта булып, хәрби дәрәҗәсе дә артып, үз халкының каһарманы булгандыр, анысын белмибез. Бу очракта ул безгә үрнәк кеше булыр иде. Бәлки яһүд халкы үзе саклагандыр дүрт кешесен. Моңа ачыклык кертергә кирәк. Шушы полковникның тарихын ачыкларга бәлки журналистлар да ярдәм итәр иде. Ә флагны ТР һәм Олы Тархан музейларының берсенә бирергәдер, мөгаен, – дип тәмамлаган хатын Әнәс Җомагылов. 

Редакциядән: әлеге полковникка кагылышлы һәм аның бирегә килеп чыгуы, аның яшәеше, кем булуы турындагы мәгълүматларны белүчеләр булса, безнең редакциягә 8(84373) 2-54-84 телефоны буенча шалтыратулар яки Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт адресы буенча хат-хәбәрләр көтеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев