Республикада водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә
Водолазлар 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелделәр.
(Тәтеш, 7 июль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә Лениногорскиның 7нче зона янгын-коткару отряды һәм Әлмәтнең янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре кызны эзләүдә катнашты. Водолазлар төркеме һәм трал ярдәмендә 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелде.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Күктәкә авылы янында бер кыз белән егетнең суга батуы хакында хәбәр иткән иде. Егетне шаһитлар судан чыгарган, ә кызны коткаручылар эзли.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-vodolazlar-yk-elgasynda-batkan-18-yaslek-kyzny-ezlaven-davam-ita-5873358
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев