Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре елына ике тапкыр индексацияләнә башлаячак
Җәмгыять

Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре елына ике тапкыр индексацияләнә башлаячак

Индексация тәртибендә яңартулар турында РИА Новости Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән хәбәр итә.

2025 елдан эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсияләре елына ике тапкыр арта башлаячак. Индексация тәртибендә яңартулар турында РИА Новости Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, пенсия 1 февральдән һәм 1 апрельдән арта. Беренче тапкыр индексация инфляция процентын исәпкә алачак, ә икенчесендә инвестпортфельдән керемнәр исәпләнә.

Басманың әңгәмәдәше ачыклаганча, социаль пенсияләрне индексацияләү көне элеккечә, 1 апрельдә була.

«Россиядә барлык төр пенсияләрне алучы 43 миллион кеше бар», - дип уртаклашты депутат.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kartlyk-buenca-iminiyat-pensiyalare-elyna-ike-tapkyr-indeksaciyalana-baslayacak-5887474

фото: Татар-информ


Нет комментариев