Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли йортлар эше, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү, театральләштерелгән кереш бүлек, көрәш һәм ат чабышлары: Тәтештә Сабан туен билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 13 июнь, «Тәтеш таңнары»). Безнең район – авыл хуҗалыгы районы, Сабан туе да язгы кыр эшләре тәмамлануын гәүдәләндерә, шуңа күрә мәйданга керү юлында район хуҗалыкларының заманча техникаларыннан күргәзмә һәм чатырлар урын алган, аларның һәркайсында авыл хуҗалыгы предприятиесенең эшчәнлеге турында сөйләүче экспозиция әзерләнгән иде.

Бәйрәм җитәрәк элекке милли йортлар урынына яңасын, татар һәм рус халыкларының көнкүрешен чагылдырган йортлар корып куйдылар.
Җирле осталар ясаган әйберләрдән күргәзмә-сату күп төрлелеге белән сокландырды, биредә үк мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә бәхет һәм җитешлек юраучы курчаклар ясарга мөмкин булды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Үзбәкстаннан тарих фәннәре докторы Шәмсетдин Шәрәпов һәм башка кунаклар тәтешлеләрне, районыбыз кунакларын бәйрәм белән тәбрикләделәр.
– Сабан туенда күп гасырлык гореф-гадәтләр һәм заманча гамәлләр үрелеп бара. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында безгә ата-бабаларыбыздан, карт бабаларыбыздан килгән кыйммәтләрне: туган телгә һәм гаилә учагына мәхәббәт, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч яшәү принципларын саклап калу һәм арттыру аеруча да мөһим, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Кинәт яңгыр башланып китү аркасында театральләштерелгән кереш бүлекне, концертны караучы тамашачыларның һәм конкурсларда катнашучыларның сафы шактый сирәгәйде, әмма иң ныкларны яңгырлы һава торышы да куркытмады. Өстәвенә, әгәр элекке сынамышларга ышансаң, Сабан туенда яңгыр яву – мул уңышка.
Тамашачылар, кулчатырларын җыеп, чакырылган артистларның һәм җирле башкаручыларның җырларына кушылып биеп тә алдылар, конкурсларда катнашучылар кызып-кызып көянтәгә аскан сулы чиләкләр белән йөгерделәр, гер күтәрделәр, иң кыюлары бер пар аяк киемен алырга дип, биек колгага менделәр. Бераз читтәрәк, район иганәчеләре тарафыннан балаларга бушлай пылау өләшү оештырылган иде.
Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен көрәш келәмендә төрле яшьтәге үсмерләр һәм ир-егетләр арасында кызу ярыш барды. Көрәш җәйге, ләкин шактый ук салкын яңгыр астында башланган булса да, ул тәмамланып килгәндә кояш та чыкты.

Сабан туеның абсолют батыры булып, узган елдагы кебек, Үтәмеш авылында туып-үскән Илназ Шәмсетдинов калды. Тәтештән Ислам Сәетморатов финалда аның көндәше булды. Ислам узган елгы батырдан авырлыкта һәм яшь буенча (тәҗрибәдә дә, әлбәттә) шактый калышса да, Илназ Шәмсетдиновка җиңүче булыр өчен шактый көч куярга туры килде. Тәтешле Илнар Газизов, иң оста ыргыту алымын күрсәтеп, тамашачы мәхәббәте призына ия булды.
– Безнең Сабан туе бәйрәме елдан-ел яңача матур күренешләр белән тулылана бара. Авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәсе – искитмәле! Оныклар белән көне буе искә төшердек. Фотосурәтләргә төштек. Агрегатларның зурлыгы таң калдыра. Матур итеп эшләнгән яңа милли йортлар Сабан туеның бизәге булды. Безнең район хуҗалыкларының милли ризыклар, хезмәт күрсәткечләре язылган стендлар белән бизәлгән чатырлары үзләренә җәлеп итеп тора. Театральләштерелгән кереш бүлек вакытында мәйдан яшел төстә чигелгән гаять зур картина кебек иде: матур костюмнар, бик күп катнашучылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар, конкурслар. Теләге булган һәркем бик теләп катнашты. Ә яңгыр... Нәрсә инде яңгыр? Бик куркыныч табигать бәла-казасы түгел бит... Элек һәр Сабан туенда яңгыр ява иде, һәм, ул озак вакытлар яумый торса, ә аны бик көткәндә өлкәннәр болай диләр иде: “Менә бәйрәм булачак, яңгыр да булачак. Һәм ул яуганда чынлап та
шатланалар иде. Яңгыр чәчүлекләргә кирәк”, – дип уртаклашты шәһәрле Татьяна Змеева.
Иң җитез чабыш атлары билгеләнде
Ат чабышлары – гомер-гомергә сабан бәйрәменең таҗы булып тора, аны үткәрү өчен сибәләп торган яңгыр да комачаулык итмәде. Чабыш юлы янында йөрүче матур сынлы, горур кыяфәтле чабышкылар бәйрәм кунакларының игътибарын ерактан ук җәлеп итте. Ипподромга ат спортын яратучы күп сандагы кешеләр җыелды, чөнки ат чабышының көч-кодрәтен берни белән дә алыштырырлык түгел.

Ат чабышларының алыштыргысыз баш судьясы Рәмис Гарипов хәбәр иткәнчә, катнашыр өчен нибары 18 атка гариза бирелгән.
Чиста һәм ярым токымлы атлар арасындагы чабышта Илназ Җәләлиевкә (“Ф. М. Җәләлиев” КФХ) чиста токымлы айгыр Властелин җиңү китерде. Ульяна Февралева ярым токымлы Пижма (“Татарстан”) белән финиш сызыгын икенче булып үтте. Аның артыннан Анастасия Пронская иярләгән Зондер аты (“Родина”) килде.
Чабышкы атларда Солтан кушаматлы юртакта Илназ Җәләлиев (“Ф. М. Җәләлиев” КФХ) өченче урынны алды, Апастан килгән Рәмис Галиуллинның Йолдызы икенче булды. Узган елгы ат чабышының җиңүчесе Николай Нестеров Магнитта (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ) беренчелекне беркемгә дә бирмәде.
Тарантаслар белән чабышта 9 ат катнашты. Дүрт узыштагы көчле көрәштә финалга чыгучылар билгеләнде. Олег Головин (“Колос”) Ансамбль чабышкысында өченче урынны алды, Геннадий Кузьмин (“Маяк”) Лексуста икенче булды. Алмаз Купкенов кара Стратегта (“Авангард”) җиңү яулады.
Юаныч призы өчен өч ат узышты. Мирсәлим Абайдулловның (“Новая Заря”) Тяни-толкай аты – өченче, рус юртагы Орнаментны иярләгән Марат Таҗетдинов (“Нур”) икенче килде. Николай Макаров (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ) Маззаринида чабышның җиңүчесе дип танылды.
Кешеләр һәрбер җайдакны көчле алкышлар һәм хуплау сүзләре белән каршы алдылар.
Маргарита Алешечкина ат чабышының иң яшь катнашучысы булды. Рекорд атындагы унике яшьлек җайдак “Родина” авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен катнашты.
“Йөкне тиз ташучы” һәм “Машина тарту” конкурслары тамашачыларның күңелен тагын да рухландырып җибәрде. Юеш үләннән җиңел машина тартып барырлык пәһлеваннар да табылды. Ринат Гыйззәтуллин иң көчле кеше булып чыкты. “Йөкне тиз ташучы” конкурсында катнашырга теләүчеләр дә шактый булды. Биредә Александр Романов җиңү яулады. Призерлар җирле иганәчеләрдән – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән – иген культурасы тутырылган капчыклар алдылар.
Нет комментариев