Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сак бул: янгын куркынычы вакыты

Җәй җитү белән табигатьтә дә, торак биналарда да янгын чыгу куркынычы арта.

Саксызлык, игътибарсызлык һәм иң гади кагыйдәләрне үтәмәү фаҗигале нәтиҗәләргә: урман янгыннарына, гектарлаган урманнарның юкка чыгуына, хайваннар һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып барыннан да бигрәк түбәндәгеләр тора: коры үлән өстенә ташланган тәмәке төпчекләре һәм шырпылар; табигатьтә һәм урманда булган вакытта тулысынча сүндереп бетерелмәгән учаклар; тәрәзә төпләрендә һәм балконнарда калган пыяла әйберләр, алар кояш нурлары тәэсирендә линза кебек эшлиләр; авыл җирләрендә корыган үләннәрне яндыру; ут белән бәйле эшләр (эретеп ябыштыру, металл кисү, горелка куллану) башкарганда  хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу; тиз кабынучан материалларны дөрес сакламау.
Бәла-казаны булдырмас өчен дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре район халкына гади, ләкин мөһим кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
Эшләп торган двигатель белән автомобильгә ягулык салмагыз.
Җилле һавада, шулай ук биналар, агачлар һәм коры үләннәр булган җирдә учак якмагыз.
Учак ягуны һәм утны күзәтеп торуны балигълык яшендә булмаганнарга ышанып тапшырмагыз.
Җайланмалар өчен җылылык саклагычлар ­кулланыгыз.
Тәрәзә төпләрендә һәм балконнарда пыяла банкалар, шешәләр, көзгеләр ­калдырмагыз.
Китәр алдыннан учакны һәрвакытта яхшы итеп сүндерегез.

Әгәр янгын чыга калса, кичекмәстән янгын сагына шалтыратырга кирәк:  шәһәр телефоныннан – 01; кәрәзле телефоннан – 101 яки 112. Үзегезнең исемне, төгәл адресны әйтергә һәм нәрсә януын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр ул куркыныч булмаса, янгынны кул астындагы әйберләр белән сүндерә башлагыз. 

Сак бул: янгын куркынычы вакыты
Җәй җитү белән табигатьтә дә, торак биналарда да янгын чыгу куркынычы арта.

Саксызлык, игътибарсызлык һәм иң гади кагыйдәләрне үтәмәү фаҗигале нәтиҗәләргә: урман янгыннарына, гектарлаган урманнарның юкка чыгуына, хайваннар һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып барыннан да бигрәк түбәндәгеләр тора: коры үлән өстенә ташланган тәмәке төпчекләре һәм шырпылар; табигатьтә һәм урманда булган вакытта тулысынча сүндереп бетерелмәгән учаклар; тәрәзә төпләрендә һәм балконнарда калган пыяла әйберләр, алар кояш нурлары тәэсирендә линза кебек эшлиләр; авыл җирләрендә корыган үләннәрне яндыру; ут белән бәйле эшләр (эретеп ябыштыру, металл кисү, горелка куллану) башкарганда  хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу; тиз кабынучан материалларны дөрес сакламау.
Бәла-казаны булдырмас өчен дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре район халкына гади, ләкин мөһим кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
Эшләп торган двигатель белән автомобильгә ягулык салмагыз.
Җилле һавада, шулай ук биналар, агачлар һәм коры үләннәр булган җирдә учак якмагыз.
Учак ягуны һәм утны күзәтеп торуны балигълык яшендә булмаганнарга ышанып тапшырмагыз.
Җайланмалар өчен җылылык саклагычлар ­кулланыгыз.
Тәрәзә төпләрендә һәм балконнарда пыяла банкалар, шешәләр, көзгеләр ­калдырмагыз.
Китәр алдыннан учакны һәрвакытта яхшы итеп сүндерегез.

!  Әгәр янгын чыга калса, кичекмәстән янгын сагына шалтыратырга кирәк:  шәһәр телефоныннан – 01; кәрәзле телефоннан – 101 яки 112. Үзегезнең исемне, төгәл адресны әйтергә һәм нәрсә януын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр ул куркыныч булмаса, янгынны кул астындагы әйберләр белән сүндерә башлагыз. 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев