Тәтешле Галина Багрованың сәүдә хезмәтендәге гомуми стажы – утыз алты ел, шуның күп өлеше Татария АССР вакытына туры килгән.
(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА, автор фотосы). Ул 1939 елда Магнитогорскида туа. Әтисе сугышта һәлак була, һәм әнисе өч баласы белән бергә кече ватаны Тәтешкә кайта. Бу чакта Галина Дмитриевнага алты яшь була.
Тугызынчы сыйныфтан соң юллама буенча Ростов-Донга китап сәүдәсе мәктәбенә укырга китә. Аны тәмамлагач, райпо бинасындагы икенче катта элекке вакытларда урнашкан китап кибетендә дүрт ел хезмәт куя. “Ә керү юлы гастроном ягыннан иде (искәрмә: Ленин урамыннан)”, – дип төгәллек кертә ул.
Универмаг ачылганлыктан, киемнәр һәм трикотаж бүлегенә сатучылар таләп ителә. Галина Дмитриевна үзенең хезмәт эшчәнлеген биредә дәвам итә дә инде.
“Олыларга да, балалар өчен дә трикотаж әйберләр саттык. Бригадада без ун кеше, барыбыз да хатын-кызлар идек. Тату эшләдек. Товарны күп алып кайттылар, аларны үзебез дә барып алдык, Казандагы базадан импортныйны җибәрәләр иде. Сатып алучылар шактый булды, өстәвенә тәтешнекеләр генә түгел, шулай ук авылныкылар да. Чиратлар тезелә. Кайчакларда кешеләр әйбер сатып алыр өчен генә түгел, шулай ук сөйләшергә дип тә киләләр. Еш кына автолавкаларда башка шәһәрләргә Сабан туена һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә бара идек”, – дип искә ала ул.
Дәүләт сәүдәсен акрынлап базар алыштыра, товарны аз китерәләр, ә бу сатучыларның санына берничек тә тәэсир итмичә кала алмый. Киемнәр һәм трикотаж бүлеге ябыла.
Галина Дмитриевна хәзер пенсиядә. Тегү белән шөгыльләнә, күбрәк үзе өчен: яшь чагында курслар тәмамлаган була. Сатучы һөнәре авырмы дигән сорауга җавап бирергә читенсенә, эшем үземә ошады, хәтта зур төймәләрдә хисапланса да, җиңел булды ди: калькуляторлар соңрак барлыкка килә, һәм аларны ул чакларда аз кулланалар. Аның һөнәрен дөрес сайлавы, Тәтеш райпосы Галина Дмитриевнаның гомер буена бердәнбер эш урыны булуы хакында хезмәт кенәгәсе дә “сөйли”.
Иртәгә сатучылар бәйрәме – Сәүдә көне. Галина Дмитриевна әлеге өлкәдә утыз биш елдан күбрәк хезмәт куйган, һәм шуңа күрә, башка беркем булдыра алмаганча, бу һөнәрнең серләрен белә. Шуларның иң мөһимнәренең берсе сатып алучылар белән тату мөнәсәбәттә булу һәм һәрбер кешегә кирәкле сүзләрне таба белүдә чагыла. Һәм тагын – бернигә дә карамастан, һичшиксез, елмаерга кирәк.
Нет комментариев