Солдатлар янына бардылар
Тәтеш районының иҗади делегациясе өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучылар, хәзерге вакытта “Казан Экспо”дагы ир-егетләр янына концерт программасы белән бардылар.
(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Район эшкуарлары егетләребезгә район делегациясе артыннан азык-төлекләр – ит һәм сыр продукцияләре, кондитер әйберләре биреп җибәрделәр. Солдатлар шулай ук мәгариф учреждениеләрендә укучылардан хатлар алдылар. Казанда хәрби өйрәнүләр узучы ир-егетләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева да аралашты.
– Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган райондашларыбызга бүгенге көндә безнең ярдәмебез бик мөһим. Тәтештә һәм район авылларында киң күңелле, безнең ир-егетләргә ярдәм итүче кешеләр күп яши, ә “Солдатка хат” акциясе инде матур гадәткә әйләнде, – дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев