Татарстанда тычкан бизгәге очраклары арткан
Җәмгыять

Татарстанда тычкан бизгәге очраклары арткан

Ел башыннан Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең 104 очрагы теркәлгән.

Ел башыннан Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең 104 очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чорында авыручылар саны 94 булган.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, авырулар саны арту һәр 3-4 ел саен күзәтелә торган цикллы күтәрелеш белән бәйле.

Авыруларның яртысына якыны махсус эшкәртүләр үткәрелмәгән урманнарга бару вакытында йоктырган.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган


Нет комментариев