Тәтеш педагоглары республика август конференциясендә катнаштылар
Конференция Арчада узды
24 июньдә Тәтеш педагоглары республика август конференциясенең Арча шәһәрендә узган секция утырышында катнаштылар. Чараның темасы "Милли мәгариф: заманча технологияләр һәм традицион кыйммәтләр".
Конференцияне Арчада үткәрүнең аерым мәгънәсе бар: быел Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Программа кысаларында катнашучылар мәгариф учреждениеләрендә, шулай ук Кырлайда Г.Тукай мемориаль комплексында булдылар.
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре милләтара мөнәсәбәтләр, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, туган телләрне укытуның заманча технологияләре һәм методикалары кебек стратегик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев