(Тәтеш, 1 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Тәтеш районы гармунчылары Васыйл Юнысов (Зур Әтрәч авылы) белән Рәмис Фәттахов (Байраш авылы) Казан шәһәрендә узган "Уйнагыз, гармуннар" XXXVII республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәмендә катнаштылар.
Фестивальдә катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев