Бүгенге көндә, югары технологияләр гасырында, безгә хатларны почтальоннар гына китерми, без аларны электрон адрес аркылы да алабыз. Шундый хатларның берсе шәһәрле Олег Евсеевтан килде.
– Район газетасында танылган тәтешле Николай Иванович Булыгин турындагы “Гурченко белән бер сәхнәдә” дигән язманы аеруча да зур кызыксыну белән укыдым. Аның биографиясен мин моңа кадәр дә белә идем, ләкин мине сугыш еллары һәм Тәтеш шәһәрендә әсир немецлар булуы хакындагы истәлекләр җәлеп итте. Ул шулай дип әйтә дә: “Алар бик күп иде” һәм хәтта немецларның яшәгән урынын да күрсәтеп үтә.
Николай Иванович 1938 елгы, октябрьдә туган. Миндә сораулар туды: ул Тәтештә немецларны ничә яшендә күргән һәм монда аларны кайдан, нинди максат белән китергәннәр икән?
Сугыш елларында безнең шәһәрдә немецларны эшче көчләр буларак җәлеп итү таләп ителгән бернинди дә предприятие булмаган. Моны районның 1939 елга социаль-икътисади үсеше турындагы рәсми мәгълүматлардан белеп була.
Мине бу факт тагын бер сәбәп буенча да кызыксындырды. Кайчандыр, Ямбакты авылында Казан каймасы төзелеше тарихы буенча чара үткәргәндә җирле халык Тәтеш районында оборона корылмалары төзегән әсир немецлар турында ышанычлы итеп сөйләгәннәр иде. Мондый мәгълүматлар кайдан алынган? Аларны шулай кем ышандыра алган? Бу дөресме соң? 1941 ел ахырында районда әсир немецлар ничек була алсын инде? Монастырский авылында туган Любовь Ивановна Любавина да шулай ук немецлар турында сөйләде.
Тәтештә әсир немецларның булуы турындагы сорау бары тик мине генә кызыксындырмагандыр, мөгаен.
Мондый язмалар бастырган өчен газетага рәхмәт, моңардан газета тагын да җәлеп итүчән, укырга кызыклырак була бара. Редакция коллективына тәкъдимем бар. Тәтештә әсир немецларның булуы турындагы теманы киңәйтүнең мәгънәсе бардыр бәлкем? Әсирләр түгел, ә 1942 елда Зөя – Ульяновски тимер юлы төзелешендә эшләүчеләр булуы ихтимал – анда Идел буе немецлары, ягъни әсирләр түгел, ә Россия немецлары эшләгән. Тәтеш ягы тарихы музеена да эшкә алынырга тәкъдим итәм. Бәлки, район архивы да нәрсәләрдер бирә алыр.
Мине тагын бер сорау кызыксындыра. Мин гел Ленин урамы буйлап йөрим һәм балалар сәнгать мәктәбе бинасындагы истәлек тактасына (табличка) игътибар итәм. Баксаң сугыш елларында монда эвакогоспиталь булган икән. Бу хакта кем дә булса ишеткәне булганмы? Кагыйдә буларак, эвакогоспитальләр медицина поездлары яралыларны китергән тимер юл станцияләре булган урыннарда була. Тәтешкә Идел буйлап китергәннәрдер, мөгаен. Ләкин бу факт чынлап торып һәм җентекләп өйрәнелмәгән. Ни өчен бинада табличка тора? Күп нәрсәләр аңлашылмый.
Кемдәдер шәһәребездә Бөек Ватан сугышы елларында немецларның һәм эвакогоспитальнең булуы хакындагы берәр төрле мәгълүматларны үз эченә алган нинди дә булса документлар, фотосурәтләр, белешмәлекләр булса, хәбәр итүегезне үтенәм. Бәлки кемдер хатирәләре белән дә уртаклашыр.
Нет комментариев