Тел – халык күңеле
Тәтешнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Тәтеш җирендә яшәүче халыклар телендәге җырлар яңгырады.
(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таннары», Алинә НУРИЕВА). Халыкара туган тел көнендә, 21 февральдә, түгәрәк өстәлдә катнашучылар – социаль хезмәтләр алучылар – туган телнең иксез-чиксез мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм аның теләсә кайсы кеше өчен бәяләп бетергесез бүләк булу мөһимлеген билгеләп үтәргә тырыштылар. Психолог Наталья Самаркина дөньядагы төрле телләр турындагы кызыклы фактлар хакында сөйләп, Россиянең аеруча да күп милләтле булуын билгеләп үтте. “Һәр милләт – ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр һәм, әлбәттә инде, тел”, – дип ассызыклады ул.
Очрашу барышында туган телдә иң яхшы шигырь сөйләүче бәйгесе оештырылды, җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләр алдылар. Елена Кузнецова чәй өстәле янында чуашча җырлады, Зәфлүнә апа татар халык җырын башкарып сөендерде, Тамара Араксина мордвача күңелле көй башкарды, ә “Катюша” дигән русча җыр барысын да берләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев