Болытлы җәйге көнне күк йөзендәге яңгыр тамчылары чылатмас дигән өмет белән юлга кузгалабыз, алайса максатыбызга ирешеп тә булмаска мөмкин.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, автор фотосы). Киртәлене читләп узып, авылара юл буйлап барабыз. Бодай сибелеп үскән киң кыр патшалыгында горур кыяфәттә басып торган биек наратлар артта калды. Навигатор эшләүдән туктый, шуңа күрә, күңел сиземләвенә ышанып, юл аерылган урында сулга китәбез. Офыкта күренгән корылма түбәләре дөрес юнәлештә баруыбызны дәлилли.
Красный Восток
Һәм менә безнең алдыбызда киң урам, ике яклап – йортлар. Шуларның берсе каршындагы эскәмиядә өлкән яшьтәге ир-ат утыра. Ул безнең Красный Востокка килеп чыгуыбыз хакында хәбәр итә.
Җирле яшәүче Иван Пучкинга 86 яшь, поселокта туып-үскән, хәзер улы белән яши. Элек балыкчы булуын яшерми. Сөйләшкәч, моннан артыгын белеп булмаячагы ачыклана, шуңа да каршы як урамдагы йортка ашыгабыз. Яшелчә бакчасында өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алабыз. Бу Галина Герасимова. Ул безнең белән бик теләп аралашырга ризалашты.
“Мин тумышым белән Васильевкадан, бирегә кияүгә чыктым. 14 яшьтән хат ташучы булып эшләдем, һәр көнне Киртәледән почта алып кайттым, элек гәҗитне күп яздырдылар. Ә сумка ничек авыр иде. Аннары “Красный Восток” колхозында эшләдем. Биредә куян фермасы да, кош фермасы да, ә поселокта 28 йорт гөрләп торды. Хәзер генә ул дүртәү калды, бер хатын-кыз җәен Ульяннан кайта, ә кышын өчәү калабыз. Тату яшибез, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез”, – ди ул.
Васильевка белән Красный Востокның ничек оешуы хакында да сөйли. Поселокның беренчесе тәүге төпләнүчеләрнең исеме буенча аталган. Икенчесен дә шушы ук тәртип буенча, Порфирьевка дип атарга теләгәннәр. Әмма халыкка ошамаган. Галина Ивановна әйтүенчә, биредән кояшның ничек итеп көнчыгыштан чыгуын бик яхшы күреп булган, ә “кызыл”, димәк матур дигән сүз. Торак пунктларның 80 еллыгына багышлап бастырылган брошюрода башка юрама да бар: “Восток” – чөнки җирлек беренчедән көнчыгыштарак, ә “кызыл”га ия сыйфат социализм төзелгән чакта киң танылу алган булган.
Авылның бердәнбер урамында су үткәргеч тә, газ да булуы ачыклана, ә медицина хезмәткәре белән хат ташучы атнага бер тапкыр, теләсә нинди һава торышында да киләләр икән.
“Һич тә ямансу түгел. Әйтерсең лә тагын беркем дә кирәкмидер кебек. Иртә белән капка төбенә чыгам, белгән догаларымны укыйм. Менә шулай яшим”, – дип уртаклаша Галина Ивановна һәм, карашын еракка төбәп, кулын маңгаена куеп, болай дип өсти: “Васильевкада төтен күтәрелә, учак ягалармы икән әллә”.
Күрше поселокка китәбез...
Васильевка
Төзелеп килә торган чиркәү яныннан үтәбез, һавада – пешкән җир җиләгенең хуш исе аңкый. Васильевка “күршесенә” караганда мәһабәтрәк күренә: биредә торак йортлар да, кешеләр дә күбрәк. Корылмаларның берсе янында тукталабыз. Каршыбызга урта яшьләрдәге ир-ат килә. Аңардан поселокның тарихы турында кемнән белеп булачагын сорыйбыз. Ул озатып йөрергә теләк белдереп, безне Валерий Платонов янына алып бара. Әмма өлкән кеше өйдә юк иде, ә кайткач, ни аяныч, безгә бернәрсә дә сөйли алмаячагын әйтте.
Поселокның тын урамнарын калдырып китәбез. Ташландык өйалды бакчасындагы сары чәчәкләр башларын аска игәннәр, җилдә акрын гына өрәңге яфраклары шыбырдый...
Редакция машинасы үзе артыннан тузан болыты күтәреп Тәтешкә ашыга, охшаш язмышлы ике поселок офык артында акрын гына күздән югала бара.
Нет комментариев