Лазертаг балаларны сөендерү, команда рухын ныгыту һәм стратегик фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.


31 октябрьдә «Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте» ДАҺБУ «Форпост» студентлар куркынычсызлыгы хезмәте активистлары «Кечкенә ил» мәктәп яны көзге савыктыру лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен, «Яшь орлят» сменасы мавыктыргыч чара үткәрделәр. Бу хакта МБУ «Форпост» үзәге» хәбәр итә.

Лазертаг балаларны сөендерү, команда рухын ныгыту һәм стратегик фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Без ышанабыз, мондый чаралар шатлык бүләк итеп кенә калмый, ә балаларга командада эшләргә өйрәнергә, карарлар кабул итәргә һәм чакыруларны хәл итәргә дә ярдәм итә.
фото: МБУ «Форпост» үзәге»
Нет комментариев