Келәш авылында районның мәгариф учреждениеләре командалары арасында волейбол ярышлары булды.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә багышланды.

– Келәшкә өч мәктәптән: шәһәрдән – татар һәм беренче мәктәп, авылдан – Тоншерма мәктәбе командалары килде. Командаларны 8 – 11нче сыйныф укучылары тәкъдим итте. Көрәш киеренке барды, һәркем җиңү яуларга һәм призлы урын алырга тырышты. Нәтиҗәдә 1нче урынны Тәтештәге 1нче урта мәктәп командасы яулады, икенче урынны – Тоншерма волейболчылары, өченче урынны татар урта мәктәбе укучылары алды. Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Артем Тимофеев – иң яхшы уенчы, Тоншермадан Максим Майоров һөҗүмне иң яхшы оештыручы дип танылды, татар урта мәктәбеннән Илнур Гарифуллин иң яхшы һөҗүмче дип билгеләп үтелде.
Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов, авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Шамил Зәйнуллин, Келәш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт бәйрәмен оештыруда ярдәм иттеләр. Ярышта катнашучыларның барысын да келәшлеләр тәмле төшке аш белән сыйлады. Спорт очрашуы спортчылар, тренерлар һәм җанатарлар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ярыш бик күңелле узды, – дип уртаклашты Тоншерма урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Келәш авылы фитнес-үзәге тренеры Илдар Шәрәфиев.
Нет комментариев