Реклама
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире
Бер гаилә булып яшибез
Шәһәрнең үзәк паркында “Авангард” газетасы хәбәрчеләре “Фольклор мозаика” дигән викторина үткәрделәр.
(Тәтеш, 20 август, “Тәтеш таңнары”).
Без үтеп баручыларга район тарихы, бәйрәмнәр, халык составы, халыкларның милли кием-салымы темасына 10 сорауга җавап бирергә тәкъдим иттек.
Шәһәрле Иван Барашков Урюмда туган һәм мордва традицияләрен яхшы белә, ул бергә хезмәт итәргә туры килгән башка милләт вәкилләре турында да хөрмәт белән сөйли.
Тәтештән Валентина Спиридонова белән Олы Шәмәктән Лидия Лашманова да күп кенә сорауларга дөрес җавап бирә алдылар, Тәтеш районы картасында Терентьевка авылы бармы дигән сорауга кыенлык белән җавап бирделәр.
Чуаш Чурапанында яшәүче, 28 еллык педагогия стажы булган Галина Тимрюкова чуваш халкына кагылышлы сорауларга бик тиз арада җаваплар да әйтте.
– Мин Бакырчы мәктәбендә эшлим, – дип уртаклашты ул. – Чуваш теле укытам. Уку барышында халкыбызның гореф-гадәтләре, иҗаты, йолалары белән танышабыз.
Алевтина Володина һәм Раиса Вишнякова сорауларга җавап биреп, шәһәребездә бик яхшы яшәүләрен, аның пөхтәлегенә, чисталыгына, төзеклегенә шатлануларын белдерделәр.
Сораштыру уздырганда, без барлык катнашучыларның да татар ир-атларының милли баш киеме – түбәтәй икәнлеген һәм районыбызда яшәүче төп милләт вәкилләре турында яхшы белүләренә инандык. Моннан тыш, аларның зур гаиләләрендә бәхетле яшәүче милләтара никахлар да аз түгел.
– Гаиләдә төп байлык – тынычлык һәм татулык, – диде ышанычлы итеп Валентина Спиридонова.
Викторинабыз сорауларына дөрес җавап биргән катнашучыларның барысына да белуга рәсеме төшерелгән магнитлар өләштек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев