Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире

Бергә булганда күп нәрсәгә ирешеп була

Узган атнада район ­татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова редакциядә кунак булды.

(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Асия За­һи­ровна, ­район татар мил­ли-­мә­дә­ни үзәге ­ни­чә ел эш­ли һәм ул нәр­сә­ләр бе­лән шө­гыль­ләнә?

– Үзәк 2007 елда эшли башлады, ә 2013 елда Тәтештә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Бүген аның базасында дүрт милли-мәдәни үзәк эшли: рус, татар, чуваш һәм мордва. Без бергәләп чаралар һәм утырышлар уздырабыз, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз. Яшь буынга тапшырырга тиешле туган телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү безнең төп бурыч.

– Агымдагы елда үзәк эшчән­легендә нинди әһәмиятле вакыйгалар булды?
– Безнең үзәк республика оешмалары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге, “Ак калфак“ төбәк иҗтимагый оешмасы һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашуыбыз агымдагы елның төп вакыйгаларының берсе булды, шулай ук бишенче ел рәттән безнең районда “Җәлил укулары” зона этабы да уза. Вакыйгалар бик күп, аларның барысын да санап бетерерлек түгел, бу Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар да, “Татар малае” конкурсы да, Сабантуй, Каз өмәсе, Нәүрүз, Сөмбелә һәм башкалар. Ел саен “Ак калфак” вәкилләре белән берлектә, балалар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белсеннәр өчен, конкурслар үткәрәбез. Өлкән буын да игътибарсыз калмый: без картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барабыз.

Реклама

– Чаралар үткәргәндә сез­гә ярдәм итүчеләр дә бардыр, мөгаен?
– Әлбәттә, безне район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, җирле эшмәкәрләр хуплый, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызы Сафиуллова зур матди ярдәм күрсәтә.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Һәр кешенең хыялы бар. Бездә күпмилләтле район, Татарстанда иң матуры. Без, дүрт милли-мәдәни үзәк вәкилләре, бер-беребезнең гореф-гадәт­ләренә хөрмәт белән карыйбыз. Районыбызның иң зур байлыгы – халыклар арасындагы дуслык. Ләкин районда дүрт төп милләт вәкилләреннән тыш, башкалар да яши. Алар үзләрен аерым тоймасыннар өчен үзләренең милли-мәдәни үзәкләрен оештырсалар һәм безне үз гореф-гадәтләре, аш-сулары белән таныштырсалар иде. Без бергә булганда, бердәм булганда күп нәрсәгә ирешеп була.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт…
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев