Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире

Чуваш милли ризыклары бер­ничә йөз елны үз эченә ала, ул ха­лыкның яшәү рәвешеннән барлыкка килгән

Лариса Лашмановадан чуваш ризыклары рецепты

(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”).  

Лариса Лашманова, Олы Шәмәк: 
– Чуваш милли ризыклары бер­ничә йөз елны үз эченә ала, ул ха­лыкның яшәү рәвешеннән барлыкка килгән. Чувашлар борын-борыннан игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шулай булгач, аш-суда яшелчә, сөт һәм ит ризыклары булуы гаҗәп тә түгел. 

Чыкыт (Чувашча сыр)


Кирәк: эремчек – 500 грамм, каймак – 100 грамм, йомырка – 2, тоз – тәменчә. 
Әзерләү тәртибе: Чыкыт әзерләр өчен эремчекне иттарткычтан чыгартырга яки иләк аша иләргә кирәк. Каймак, тоз һәм бер йомырка кушарга да, бик яхшылап болгатырга. Эремчекле катнашманы түгәрәк табага салырга, өстен тигезләп җибәрергә һәм туг­лаган йомырка белән майларга.  
Ризыкны кызган мичкә тыгарга һәм 180 градуста 40 минут чамасы пешерергә. Әзер чыкытны табасында суытырга, аннары тәлинкәгә күчереп салырга һәм кисәкләргә бүләргә.  

Чувашча окрошка


Кирәк: пешкән ит (терлекнеке), тозланмаган кыяр, оеган сөт һәм күп итеп яшеллек.   
Әзерләү тәртибе: барлык ашам
лыкларны вак итеп турарга, сые­гайтылган оеган сөт белән болгатырга. Әлеге салкын ашны җәен ясап карарга кирәк. Ул көч кертеп, тукландырып, организмны эчке яктан суытып җибәрә. Чувашча окрошка, катнашмалары буенча салатка охшаш. Майлы ризыклардан соң файдасы бик әйбәт.  

Чувашча хашлама


Кирәк: сыер ите (кабыргалары) – 1,5-2 килограмм, бәрәңге – 2-2,5 килограмм, помидор – 1 килограмм, болгар борычы – 1, башлы суган – 1, аш тозы, көнбагыш мае, яшеллек – тәменчә. 
Әзерләү тәртибе: ­казанны көн­­багыш мае белән майларга, аннары төбенә терлек кабыр­галарының бер өлешен тезәргә, бераз тоз сибәргә. Башлы суганны ваклап турарга һәм ит катламы өстенә сибәргә. Аннары эре кисәкләргә бүленгән бәрәңгене мул итеп тезеп чыгарга. Ул казанның өчтән бер өлешен билиячәк. Бәрәңгегә тоз сибәргә. Аның өстенә терлек кабыргаларын тезеп чыгарга да, янә тоз сибәргә. Итне болгар борычы катламы белән томаларга. Иң өскә –
туралган помидор кисәкләрен тезәргә. Хашламадагы һәр яңа катламга бераз тоз сибәргә кирәк. Казанның капкачын ябарга һәм 2 сәгатькә газ миченә куярга. Шуннан соң казанның капкачын ачарга да, тагын бер сәгать пешерергә. Помидорлар бераз кызарып китәргә тиеш. Яшелчәле иткә шакмаклап туралган сельдерей һәм петрушка яфраклары да өстәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев