Реклама
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире
Кояшка табындылар
Килдеш авылында яшәүче хатын-кызлар борынгы әби-бабалары кулланган кояшка табыну йоласын журналистлар өчен тагын бер кат искә төшерделәр.
(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”).
– Бабаларыбыз югары көчләрнең ярдәменә ихластан ышанганнар. “Шити сюконяма” мордва халкының күпчелек йолалары арасында – иң борынгыларның берсе, – дип уртаклашты Килдеш авылы китапханәсе китапханәчесе Марина Кудашова.
Клавдия Ишелева – авылда яшәүчеләрнең берсе, ул әбисенең һәм әнисенең Җәйге кояш торгынлыгы көнендә таң вакытында торуларын, юынуларын, чиркәү шәмен кабызуларын һәм ихлас итеп дога укуларын хәтерли. Ул да нәкъ шулай ук эшләде, аннары кәрҗингә җиңелчә ризыклар һәм эскәтер салды да, юлга кузгалды. Юл чатында аны авылдашлары көтеп тора иде инде.
Мордваларда юл чаты борын-борыннан ук сихерле урын булып саналган. Хатын-кызлар әһәмиятле эшләр хакында фикер алу өчен юл кисешкән җиргә җыелдылар. Хәтта хәзерге вакытта да, авылдашларын соңгы юлга озатканда, юл кисешкән урында туктау – килдешлеләр өчен мөһим йола.
Өлкән яшьтәге авыл кешеләре бергәләшеп Кереметь чишмәсенә киттеләр. Сүз уңаеннан, әлеге кизләү килдешлеләр өчен аерым бер әһәмияткә ия: биредә берничә гасырлар дәвамында догалар уку үткәрелгән, шуңа күрә аны хаклы рәвештә изге дип әйтергә мөмкин.
Хатын-кызлар һәм балалар су алгач, калкулыкка менделәр һәм Югары Шкая Алласына һәм Кояш Ши-Пазу Алласына мөрәҗәгать иттеләр. Шуннан соң Клавдия Петровна мул уңыш булсын өчен балаларга, йолада катнашучыларга су һәм бодай шытымнары сипте.
Аннары хатын-кызлар йола буенча учакта “Ал ям” ризыгын әзерли башладылар. Көн бергәләшеп ашау-эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев