Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире

Сбруйчы – борынгы һөнәр

Монастырский авылыннан Иван Шмагин – сбруйчы, яки, хәзерге тел белән әйткәндә, атлар җигү әйберләрен ясау буенча белгеч.

(Тәтеш, 14 июль, “Тәтеш таңнары”). Иван Алексеевич – халык иҗа­ты ярминкәләренә һәрчак йөри торган кеше, өстәвенә, ул атлар өчен кирәк-яраклар гына түгел, йорт мал-туарларының хуҗаларына да кирәкле башка әйберләр ясый.  

Беренче Май урамындагы кап­кага “А. И. Шмагин” дигән язу эленгән. Биредә Тәтеш рай­онындагы, мөгаен бердәнбердер, сбруйчы яши. Ул сиксән яшендә булса да, һөнәреннән аерылмый, һәм буш вакыты барлыкка килгәндә бер бүлмәнең почмагына җиһазландырылган урында үзенең шөгылен башлап җибәрә.  

– Сбруйчылык белән мәктәп вакытыннан ук шөгыльләнәм. Әйтергә кирәк, үзлегемнән өйрә­ндем. Янгын сүндерүче булып эшләүче Коля абый Каляканов бар иде, ул мине берникадәр өйрәтте, – ди Иван Алексеевич.

Атларны балачактан ук яратуын әйтә. Моны көнчыгыш календаре буенча Ат елында тууы белән бәйли. 

– Әйберләр өчен материалны кайчакта сатып алам, ә кайвакытларда күннән тегелгән иске курткаларны, хром һәм күн аяк киемнәрен кулланам. Иң катлаулы әйбер – 4,5-5 метрлы каеш бавы, шулай ук камытны да ясавы җиңел түгел. Тезген һәм авызлыксыз йөгән – барыннан да җиңеле, – дип билгеләп үтә сбруйчы. 
Аның эшләре Казан һәм Тәтеш музейларында саклана, алардан Чечня, Хакасия, Ставрополь крае, Новгород өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләрендәге атларның хуҗалары файдалана.  

Атлар өчен кирәкле әйбер­ләр­нең бизәлешен үзе уйлап табуын яки телевизордан фильмнар караганда күргәннәрне кабатларга тырышуын әйтә.  

Реклама

– Өйрәнчегем Костя бар иде. Ул Колунецтан ат, йә велосипед белән килеп йөрде. Мин аны өч тапкыр өйрәттем – ул сбруй ясау белән үзе шөгыльләнә башлады.

Шулай ук үгезләр өчен тезгеннәр, чыбыркылар ясарга туры килгән чаклар да була, – дип билгеләп үтә Иван Алексеевич. 

Аның карамагындагы эш коралларыннан каргаборын, шөреп боргыч, берничә төрле кайчы, пычак, келәшчә, без, игәү, кадак суыргыч, чүкеч бар. Йөгән һәм сбруйлар өчен матур, җиз һәм бакыр тәңкәләрне аңа Саратов өлкәсеннән дусты алып кайтып биргән. 

Иван Алексеевичның аеруча да сирәк очрый торган тегү машинасы да бар, сбруйчы аны Казаннан күн-галантерея фабрикасыннан алып кайткан.      

– Машинаның эшләү тәртибе шундый ук, гадәти тегүнеке кебек. Моторы бар, ләкин мин аны кабызмыйм, кул белән тегәм, – дип сөйли әңгәмәдәшебез. 

Сбруйчы эшенең елдан-ел ки­ми баруы, хәзер инде авылларда да халыкның атларны бөтенләй дә диярлек асрамаулары хакын­да сукрануын белдерә. Шулай итеп, бик борынгы һөнәр онытылырдыр, күрәсең... Шулай да әлегә Иван Алексеевич тегү машинасы арты­на утыра һәм тигез итеп йөгәнне те­геп чыгара, бик тиздән ул сбруй­ның бер өлешенә әвереләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев