Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире

Укучыдан рецепт: Өчпочмак

Түбән Тарханнан Рузилә Сөләй­манова камыр ризыклары пешерергә ярата. Бүген ул үзенең яраткан ризыгы әзерләү серләрен ача.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Өчпочмак

Кирәк: он, 1шәр кило ит һәм бәрәң­ге, башлы суган – 500 грамм, сөт – 0,5 литр, шикәр комы – 50 грамм, чүпрә – 10-15 грамм, йомырка – 1, көнбагыш мае – 5 аш кашыгы, аш шулпасы – 0,1 литр, 1шәр чеметем тоз һәм борыч.

Әзерләү тәртибе: итнең сөяк­сез җирен һәм бәрәңгене шакмак­лап турыйбыз. Бәрәңге каралмасын өчен, аны салкын суда тотабыз, тишекле чүмечтә саркытабыз. Тирән эчле савытка ит белән бәрәңгене салып, вак итеп туралган суган, май, тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз. 
Камыр өчен җылы сөткә чүпрә, шикәр комы салалар һәм яхшылап болгаталар, йомырка, май, тоз салып тагын болгаталар. Башта камыр каймак куелыгында булырга тиеш, аннары аңа иләнгән он өстәп камыр басалар. Бер күпереп менгәч, аны тигез кисәкләргә бүлеп, шарчыклар әвәлибез дә чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәймәләр өстенә әзер эчлекне салабыз һәм камырны, кырыйларын өч яктан күтәртеп, өчпочмак рәвешенә кертеп тоташтырабыз, ачылып китмәсен өчен бөреп куябыз. Өчпочмакны, майланган калайга яисә табага тезеп, мичтә якынча 1 сәгать, өсте алсуланып кызарганчыга кадәр пешерәбез. Шулпа салыр өчен өчпочмак уртасында тишем калдырырга кирәк. Шулпаны өчпочмак пешеп чыгарга 10 минут калгач салабыз. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев