Каз канаты каурый-каурый...
Көн темасы

Каз канаты каурый-каурый...

Район авылларында каз өмәсе гөрли: Келәштә яшәүче Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовларның зур йорт хуҗалыгында ноябрь көннәренең берсендә эш кайнап торды, һәм гармун тавышына кушылып җырлаган күңелле көйләр яңгырады.

(Тәтеш, 25 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина (автор фотолары)). 

Әлеге йоланы районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова берлегендә Асия Ибраһимова, Сәлимә Арсланова, Ру­мия Шәйхетдинова, Сания Сәмигуллина, республика, районның массакүләм мәгълүмат чаралары хез­мәткәрләре, авыл кешеләре, кайткан кунаклар үз күзләре белән күрде.  

Без килеп җиткәндә йорттагылар эш белән мәшгуль булса да, алар кунакларны күңелле сәламләү җыры белән капка төбеннән үк каршылады. 

Эш башланды. Гөлфисә Ахманова белән Гөлшат Биктимерова бакча ягыннан казларны ишегалдына ташыйлар. Ир-егетләр Рушан Садыйков, Рөстәм Хәйретдинов, Рәмис Галимов, Рафаэль Камалетдинов, Марс Җамалетдинов аларның аякларын бәйләп тә куйды. Ә Ринат Хәйретдинов белән Рәшит Галимов йоланы җиренә җиткереп башкарды. Канатлар йорттагы вак-төяк эшләрдә куллану өчен җыеп куелды. Бакчадагы “буржуйка”да парларын һавага күтәреп, “мин әзер” инде дип кисәткәндәй, су кайнап утыра. Хуҗабикә казларны “мунча парында” коендырырга кереште. Уңган-булган Зифа Гайнуллина, Гөлшат Биктимерова, Сания Борһанова, Гөлгенә Садыйкова, Миләүшә Камалетдинова, Алия Нәбиуллинаның каз йолкыганда куллары-кулга йокмый, күзләр генә тимәсен. Шулчак кызык хәлләрне, мәзәкләрне искә төшереп, шаярып та алалар. “Хуҗалар казларын бик яхшы ашатканнар, симезләр, тәрбия булган боларга”, – диләр алар үзара гапләшеп. Чү! Гармун тавышы ишетелә түгелме соң? Буа­дан Линар Салихов өмәчеләрне җырлатырга дип килгән икән. Кызлар шуны гына көткәндәй “Каз канаты”н, аннары “Келәшем”не, татар халык көйләрен өздереп җырлап та бирделәр. Их, менә кайда ул күмәк эшнең дәрте һәм көче! Мондагы хис-кичерешләрне хәтта сүз белән генә аңлатып биреп тә булмый, аны үзең аша кичереп, үзең күрер­гә кирәктер, мөгаен. Кемнәрдер йомшак ап-ак мамыкларны мендәр тышлыгына тутыра. Әле бит Галимовларның уллары Рәмисне, Әлфисне күзле-башлы итәсе бар, Гөлнәзирәне инде кияүгә бирсәләр дә, оныкларга да каз мамыгыннан ясалган күпереп торган мендәрләр ясарга ниятлиләрдер. Авыл кешеләре белдергәнчә, менә шулай киләчәк өчен  алдан хәстәрен күрсәң бер дә комачау итми.     
Чистартылган түшкәләр өстәлләргә “тезелеште”. Ә инде баш-аякларын Гөлфисә апа үз өс­тенә алды. Яхшы итеп пешек­лә­де дә, йолкыды да. “Иң тәмлесе шушылар инде. Моны барыбыз да ярата. Хәзер эч-башларына сорау күбрәк тә әле”, – диде ул эш барышында. 

Гаилә башлыгы Рәшит абый су китерә, мичкә утын өсти, кирәк әйберне дә барлый,  кыскасы, табаныннан “ут чыга”. Бу эшләрне балалар кызыксынып тәрәзәдән күзәтә. Тиздән алар да вак-төяк эшләрдә булыша башлар. 


Йорттагы өлкән кеше 90 яшьлек  Равил бабай каурыйлардан май канаты ясарга кереште. Моңа бала-чагалар да иярде, алар аның өйрәткәнен игътибар белән тыңлап, бу эшнең асылына төшенде. Сүз уңаеннан, кадер-хөрмәттә яшәүче Равил бабай әле дә йортның тоткасы булып тора, яшьләргә зирәк киңәшләре белән дә, кулыннан килгәнчә башкара торган эшләре белән дә олы ярдәмче. Бу көнне дә ул моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады. Авылның хөрмәтле кешесе Луиза апа Нәбиуллина өйдәге яшь буынга күз-колак булды, теләк-тәкъдимнәрен әйтте.     

Ир-егетләр түшкәләрне ут өстендә өтеп алдылар. “Бала” йоннарын көйдерер өчен шулай эшләнә”, – дип аңлаттылар алар елмаешып. “Каз бәпкәләрен бераз үсә төшкәнне сатып алган идем. Түшкәләрне каклап куям, кирәк-ярак булса дип катыргычта саклыйм. Күчтәнәчкә бик ярап куя”, – диде хуҗабикә елмаеп.  
Суык көнне җанга җылы өстәп, өйдән каз маенда чыжлап пешкән коймакның хуш исе таралды. Килеп җылыныгыз дигәндәй кайнап утырган самавыр да ишегалдындагы өстәлдә үз урынын алды. Аш-су бүлмәсендә мәш килгән Рузалия Нотфуллина, Эльвира Камалетдинова, Алия ­Саттарова коймак­ларны өстәлгә чыгарды. Шулчак “Әйдәгез, өстәл янына җыелышыйк, бу – “юл аягы, каз коймагы”, – диделәр. Ә капка коймасына эленгән каз түшкәләре тагын бер кат чишмәнең саф суында “чумып” чыгуны сабыр гына көтте. Янә гармун көе агылды, җыелучылар биеде, зәлидә әйләнде. Чибәркәйләр Алинә Вәлиева, Наз­лыгөл Галимова, Гүзәл Камалетдинова, Алия Нәбиуллина, Гөлшат Биктимерова көянтәләргә эленгән каз түшкәләрен салып, җыр­лый-җырлый Каш кизләвенә таба атлады. Серле тавыш чыгарып аккан чишмә буе җанланып китте. Гөлгенә ­Садыйкова “казларыгыз киләсе елга да тезелешеп үссеннәр, күп булсыннар...”, – дигән матур теләкләрен әйтеп, каз каурыеннан “сукмак” салып барды. Түшкәләрне салкын суда чумдырып-чумдырып югач, ару түшкәләр, тагын да ап-ак булып, матурланып китте. Кызлар җыр суздылар, аннары биештеләр,  “Агымсу” уенын уйнадылар. Күркәм дә соң инде халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары! Үз эченә никадәрле тирән мәгънә һәм күңелле мизгелләрне сый­дырган. Көнкүрештәге эш-мәшәкатьләрдән дә никадәрле рухи азык, күңелле ял алып була.

“Бүген без матур йола – Каз өмәсендә булдык. Келәшлеләрнең бердәмлекләрен, эш сөючәнлекләрен сокланып күзәттек. Гореф-гадәтләрне балаларга үрнәк итеп күрсәтүегез, аларны моңа кечкенәдән үк өйрәтүегез сөендерә. Кунак итеп чакыруыгыз, ягымлы йөзегез өчен рәхмәт”, – диде Рима Гомәр кызы җылы теләкләрен белдереп. Бер-бер артлы үрелеп барган чыгышларда хуҗаларга ихтирам сүзләре еш әйтелде. Шуннан соң Гөлчәчәк Галимова, Алия Нәбиуллина, Фәния Айметдинова башкарган матур җырлар табын күркенә ямь өстәде. Хезмәт белән ялны бәйләп яшәгән авыл кешеләренең киң күңелле, ягымлы, тырыш икәнлекләренә ихластан инанып кайттык. Тормышларыгыз бәрәкәтле, киләсе елга да казларыгыз күп булсын, быелгысын тынычлыкта авыз итәргә язсын сезгә!

 


Нет комментариев