9 майда Тәтештә кайбер урамнар ябылачак
Җәмгыять

9 майда Тәтештә кайбер урамнар ябылачак

Машина йөртүчеләр игътибарына!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг һәм бәйрәм чаралары уңаеннан 2026 елның 9 маенда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

 Ябу вакыты: 09:00дән 12:00гә кадәр һәм 18:00дән 22:00гә кадәр.

Түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнәчәк:
Ирек урамы - Свердлов урамы белән кисешкән җирдән алып Воробьев урамы белән кисешкән җиргә кадәр;
Воробьев урамы - Толстой урамы белән кисешкән җирдән алып Ирек урамы белән кисешкән җиргә кадәр.

Маршрутны алдан планлаштырыгыз, әйләнеп узу юлларын сайлагыз.
Аңлавыгыз өчен рәхмәт! 


Нет комментариев