Казанда «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы узды
Финалга Актаныш, Мөслим, Арча, Балтач, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә һәм башка районнардан, шулай ук Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән 20 медиаүзәк үтте.
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта җыйды.
Фестиваль мәктәп журналистикасын үстерүгә, укучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелде. Анда мәктәп газеталары, журналлар, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлар һәм башка медиаформатларда эшләүче командалар катнашты. Фестивальгә Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Финалга Актаныш, Мөслим, Арча, Балтач, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә һәм башка районнардан, шулай ук Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән 20 медиаүзәк үтте.
Финал көнендә катнашучылар өчен вертикаль видео, ясалма интеллект һәм карточкалар ясау буенча практикумнар, «Татмедиа» буенча экскурсия, «Ялкын» журналы эшчәнлеге белән танышу, шулай ук ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән очрашу узды.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:
«Коллегалар белән бу эшкә алынганда аның никадәр масштабы булачагын күз алдына да китермәгән идек. Чын зур бәйрәм килеп чыкты. Алга таба да очрашырбыз, бу юнәлешне үстерүне дәвам итәрбез, дип өметләнәм. Бу вакыйгага өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, барлык җиңүчеләрне котлыйм!» – дип белдерде.
«Рус телендә мәктәп медиасы» номинациясендә Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе – «Медиазвезды / МедиаЙолдызлар» командасы җиңүче булды. «Татар телендә мәктәп медиасы» номинациясендә Казан шәһәре Мәскәү районының «КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»нең «Сәләт-Мәрҗән» клубы командасы җиңү яулады.
ГРАН-ПРИ ияләре – Әлмәт шәһәреннән DIGITAL KiDS командасы. Җиңүчеләр «Тур для СВОих» социаль туристик маршруты кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең берсенә бару мөмкинлегенә ия булды.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев