Урюмда «Солдатка хат» акциясе үткәрделәр
Укучылар махсус операция зонасында булган хәрбиләргә җылы һәм изге юлламалар яздылар.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Балаларга иң яхшысы» проекты кысаларында, оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш кысаларында, Татарстан Республикасы Тәтеш районы Урюм урта мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары «Солдатка хат» акциясе үткәрделәр, үзләренең кайгыртучанлыкларын һәм игътибарларын безнең яклаучыларга белдерделәр.
Укучылар махсус операция зонасында булган хәрбиләргә җылы һәм изге юлламалар яздылар. Балалар һәр хатка үз йөрәкләрен салдылар, киләчәгебез өчен көрәшүче каһарманнарга сәламәтлек, ныклык һәм уңышлар теләделәр.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев