Ирина Николаева: “Мордва йолаларын саклыйбыз”
Районыбызда гореф-гадәтләрне, мордва халкы йолаларын үстерү һәм киң таныту юнәлешендә мәдәни күмәк чаралар уздыру буенча зур тәҗрибә кулланыла.
(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).
Бу хакта без Тәтеш районының мордва милли мәдәнияте автономиясе рәисе Ирина Николаева белән сөйләштек.

– Милли хисләрдән башка, милли үзаңнан башка кеше тулы кыйммәтле була алмый. Без тормышка милли аерымлылык аркылы чыгабыз. Милли мәдәни йолаларны аңлау, ныгыту һәм актив рәвештә киң җәелдерү бик мөһим. Гаилә-көнкүреш йолаларында, тәртипләрдә, фольклорда милләтара мөнәсәбәтләрнең гаять зур көче тупланган, – дип саный Ирина Ивановна. – Без традицион рәвештә “Валда шинясь” мордва культурасы республика фестивален үткәрәбез. Киртәле авылында Май чабу атнасында икенче тапкыр инде “Кели Масинце” (“Күңелле Май чабу”) район бәйрәмен уздырдык. 2013 елдан Бессоново авылында “Троцянь ши” (Изге Троица”) бәйрәме уздырыла. Аның башлап йөрүчесе – Россиянең һәм Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Овчинников.
Мордва иҗат коллективлары, ә алар бездә тугыз, күп чараларда актив катнашалар, читтән торып та үзләрен күрсәтәләр – төрле конкурсларга видеоязмалар җибәрәләр һәм дипломнар, рәхмәтләр алалар. Урюм авылының “Умарина” халык ансамбле Чувашиядә “Гореф-гадәтләр яңгырашы” төбәкара фольклор фестивалендә чыгыш ясады. Августта без мордва мәдәниятенә багышланган “Шәҗәрә агачы” мәгърифәтчелек проекты чарасында катнаштык.
Сентябрьдә Мордовиядә мордва (мукшы һәм эрзян) халкының башкарма комитетының Төбәкара иҗтимагый оешмасы утырышы һәм “Шумбрат!” республика милли-фольклор бәйрәме булды. Чараларда мин Татарстан Республикасын тәкъдим итүемә шатмын.
Без төрле мәдәни һәм белем бирә торган чараларны күп уздырабыз. Боларның барысында да авыл кешеләре, китапханә, авыл клублары хезмәткәрләре, иҗат коллективлары, мәктәп вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр турыдан-туры катнашалар. Безгә хезмәтебездә район җитәкчелеге, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев