Ирина Николаевадан мордва милли ашлары: Крахмалонь шенявкст
Мордва милли ашлары – бу туклыклы ризыклар, тәмләткечләр аз күләмдә, әмма ит, гөмбә, камыр һәм, әлбәттә, ярма күп итеп салып пешерелә.
(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Крахмалонь шенявкст
Коймак өчен кирәкле ризыклар: крахмал – 500 грамм, сөт – 500 миллилитр, йомырка – 1-2 данә, бер чәй кашыгы тоз, теләгәнчә шикәр комы, табаны майлар өчен үсемлек мае.
Ризыкларга кушар өчен сөт һәм сыер мае.
Әзерләү тәртибе: беренче чиратта кирәкле ризыклар белән камыр әзерлибез. Камырны крахмал төбенә утырмасын һәм төерләрсез булсын өчен болгатып торабыз. Аннан соң әлеге катнашманы кызган табага салабыз. Шулай итеп икенче коймакны да пешерәбез. Алар суынгач, 2 сантиметр итеп тасмаларга кисәбез. Аларны кәстрүлгә салабыз һәм сөт кушабыз, алар күмелергә тиеш. Аз гына сыер мае өстибез һәм 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз, ул якынча 40 минуттан әзер була.
фотоны Ирина Николаева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев