Ирина Николаевадан мордва милли ашлары: Сэргавозень пярякат
Мордва милли ашлары – бу туклыклы ризыклар, тәмләткечләр аз күләмдә, әмма ит, гөмбә, камыр һәм, әлбәттә, ярма күп итеп салып пешерелә.
(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Сэргавозень пярякат
Кирәкле ризыклар: дуңгызның ашказаны, бавыры, йөрәге, үпкәсе, баш ите, башлы суган, пилмән камыры, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе: әлеге ризыкларны һәм итне тозлы суда әзер булганчы пешерәбез, суган белән бергә иттарткыч аша чыгарабыз. Пилмәнгә эшләгән кебек камыр әзерлибез. Касә белән түгәрәкләр кисәбез, алар зурлыгы буенча пилмәнгә караганда ике-өч тапкыр зуррак булырга тиеш. Кырыйларын бөклибез. Тозлы суда әзер булганчы пешерәбез.
Сыргавозень прякянатны каймак, шулпа яки аннан башка ашыйлар.
фотоны Ирина Николаева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев