Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире

Кашкада – “тәмле” бәйрәм узды

Кашка авылында кура җиләге кайнатмасы белән пешерелгән Пәрәмәч көнен билгеләп үткәннәр.

(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Әлеге кечерәк, ләкин бик тә дус авылда яшәүчеләр үзләренең туган якларын яраталар һәм аралашыр, бәйрәм итәр өчен һәрчак сәбәбен табып торалар. Алар үзләренә рух күтәренкелеге булдыра беләләр. Иҗади һәм һәрвакытта көр күңелле Татьяна Деминаның теләсә нинди инициативасына бик теләп кушылалар. Ул Пролей-Каша авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм туган авылында үзенең иҗади уй-теләкләрен һәрдаим тормышка ашырып тора. Әлеге гамәле белән ул үсеп килүче буында Ватанга, аның үткәненә һәм халык мәдәниятенә мәхәббәт уяту, борынгы рус йолаларына кызыксынуны арттыруны тәрбияләү буенча бәяләп бетергесез эш алып бара.

– Күңелле бәйгеләр, халык уеннары һәм әйлән-бәйләннәр, утын әзерләү буенча мавыктыргыч ярышлар, “Маша һәм аю” әкиятен театральләштереп күрсәтү, шаян такмаклар, шигырьләр, рецептлар агачы, фотозона, чәчәкләр һәм дәвалау үзлекләренә ия шифалы үләннәр, мунча өчен каен һәм имән себеркеләре, балалар эшләреннән күргәзмә үзенчәлекле мохит булдырды, – дип сөйли Татьяна Ивановна. – Чараның төп геройлары – “Биюче Пәрәмәчләр” катнашучылар өчен сюрприз булды.

Бәйрәм ахырында матур җыр башкарганнар. Катна­шучылар әлеге көннең ис­тәлеге буларак медальон бе­лән бүләкләнгәннәр!      
Телең йотарлык камыр ризыклары, кура җиләге кайнатмасы, морс һәм компот куелган сыйлы табын ихлас шатлык хисләре бүләк иткән һәм балачак тәмен искә төшергән. 
фотоны Татьяна Демина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев