Тәтеш ягы тарихы музеенда киле саклана, ул 1991 елда шәһәрле Наталья Долбилова тарафыннан бүләк ителгән. Аның гаиләсенең берничә буыны әлеге килене кулланган.
(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Киле – җитен һәм киндер орлыгын ваклау өчен крестьян кирәк-ярагы. Ул юан каен, усак кәүсәсеннән ясалган, цилиндр яки конуссыман формада булган, ә аның эчке ягы түгәрәк итеп эшләнгән. Киле сабы аның аерылгысыз бер өлеше булып торган. Ул, эш җайлы булсын өчен, уртасында тоткасы булган озын юан таякны хәтерләтә.
– Рус авылларында киле тылсымлы максатларда да кулланылган – анда авыруны төеп юкка чыгарып була дип санаганнар. Ә рус фольклорында киле Убырлы карчык кирәк-ярагы булып санала, – дип сөйлиләр музей хезмәткәрләре.
фото: Тәтеш ягы тарихы музееннан
Нет комментариев