Реклама
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире
“Өлкәннәр балаларга үз тәҗрибәләрен тапшыра”
Злата Башмакова Чуаш Чурапаны авылында озак еллар китапханәче булып эшли. Ул матур әдәбият уку, туган якка, үз халкыңның гореф-гадәтләрен белү белән бергә янәшәбездә яшәүче башка халыкларның да йолаларына мәхәббәт тәрбияләүне кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк, дип саный.
“Китапханә, аеруча балалар өчен, ямансуларга вакыт калдырмаслык урын булсын дип тырышам”, – ди Злата Зиновьевна.
Китапханә барлык буыннар өчен аралашу урынына әверелде, чөнки монда, китаплар һәм музей раритетлары арасында, өлкәннәрнең үз белемнәрен яшьләргә җиткерү мөмкинлеге бар. Злата Башмакова чуваш халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән танышуга юнәлдерелгән чараларны еш үткәрә.
– Бу рухи башлангычны торгызу өчен даими, максатчан хезмәт. Йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә чынлыкта да халыкның җаны яши. Безнең авылда борынгы вакытларны, әти-әниләреннән, хәтта әби-бабаларыннан ишеткәннәрен сөйләп бирә алучы өлкәннәребез булуы зур әһәмияткә ия. Биредә өлкәннәр тәҗрибәләрен балаларга тапшыралар, – ди авыл китапханәчесе. – Мисалга, без “Чуваш фольклоры утырмалары” дигән фольклор сәгате үткәрдек. Чарада борынгы “Улах” бәйрәме күренешен күрсәттек. Бүгенге көндә бу йолалар инде югалып бара, әмма өлкән буын аларны яхшы хәтерли һәм яшьләр белән уртаклаша. Әти-әниләре өйдә булмаганда кызлар оештырган аулак өйләргә кичен яшьләр җыела торган булганнар. Хуҗабикә дус кызлары белән бергә утырган һәм кул эшләре белән шөгыльләнгән, ә бу вакытта балалар аларның эшләрен күзәтеп утырганнар. Алар гармунга кушылып җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Чуваш халкы ата-бабаларының йолаларына сакчыл карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев