Рус милли ашлары
Русиядә ризыклар гадәттә мичтә пешерелгән, шуңа күрә рус кухнясында азык-төлекне кызартып әзерләү, томалап, акрын утта, парда пешерү, майлы табада кыздыру кебек алымнар куллану киң таралган. Ашамлыклар гадилеге белән аерылып торган.
Бөтен гаилә өчен туклыклы һәм тәмле ризыклар тәкъдим итәбез.
Ит белән бәрәңге
Кирәк булачак: ит – 500 грамм, башлы суган – 1, кишер – 1, бәрәңге – 1 кило, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы, лавр яфрагы, борчаклы кара борыч – 4, тоз – тәменчә, су – 0,5 литр, томат пастасы – 1 аш кашыгы, сарымсак – 2 бүлемтек, укроп.
Әзерләү тәртибе: итне уртача кисәкләргә турарга һәм табага салып көчле утта кыздырырга. Аннары итне томалап пешерү өчен кәстрүлгә салырга. Шул ук табада шакмаклап туралган суган һәм кишерне кыздырырга. Яшелчәләр кызарып чыккач, аларны итле кәстрүлгә салырга. Кәстрүлгә ит томаланырлык итеп су салырга. Ярты сәгать чамасы томалап пешерергә. Ахырдан бер кашык томат пастасы өстәргә. Бәрәңге әрчергә һәм аны уртача зурлыкта турарга. Шуны кәстрүлгә салырга һәм акрын утта тагын 20 минут пешереп алырга. Бәрәңге пешеп җитәр алдыннан, аңа тоз, укроп һәм сарымсак салырга кирәк.
Кәбестәдән щи
Кирәк: тавык ите – 400 грамм, бәрәңге – 300 грамм, су – 1,5 литр, ак күчәнле кәбестә – 400 грамм, башлы суган – 1, кишер –1, томат пастасы – 2 аш кашыгы, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы, лавр яфрагы – 1, төелгән кара борыч, тоз – тәменчә.
Әзерләү: тавык итен пешерергә, аны шулпадан алып шакмаклап турарга. Бәрәңге әрчергә, шулай ук аны да шакмаклап турарга һәм ит белән бергә шулпага салырга. Кәбестәне үзегез теләгәнчә турарга. Көнбагыш маенда суганны һәм уылган кишерне кыздырырга, томат пастасы өстәргә. Кәбестәне аш шулпасына салырга һәм әзер булганчы пешерергә. Аннары кыздырылган ризыклар белән яшелчәләрне салырга. Лавр яфрагы һәм төелгән кара борыч өстәргә. Әзер ашны 15-20 минут томалап тотарга. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев